ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чаллы татар дәүләт драма театры Сарапулда "Хуш, Агыйдел" спектаклен куйды

9 ноябрь 2019, 06:41 , Фото: tatar-congress.org/

Чаллы татар дәүләт драма театры Сарапулда Театр әлеге шәһәргә беренче тапкыр гастрольләргә чыкты.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Чаллы татар дәүләт драма театры Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә "Хуш, Агыйдел" спектаклен куйды. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән "Бөтендөнья татар конгрессы" хәбәр итә.

Театр әлеге шәһәргә беренче тапкыр гастрольләргә чыкты, ләкин ул юкка гына сайланмады — спектакль нигезенә яткан Түбән Кама сусаклагычы төзелгәндә авылларны күчерү фаҗигасе Сарапул татарларына бик яхшы таныш. Алар да бу якларга шуның нәтиҗәсендә күченеп килгән.

Сарапуллылар артистларны биюләр, мул табын белән каршы алды. Сәүдәгәр, меценат Зөлфәт Арсланов ярдәме белән төзелгән "Барс" музей киңлеге белән таныштырдылар. Биредә татар халкына караган төрле экспонатлар җыелган.

Спектакльне карарга тулы зал җыелды. Тамашачы елады да, көлде дә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10