ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мамадышта "Ак калфак" әгъзалары һәм язучылар очрашты

9 ноябрь 2019, 00:12 , Фото: tatar-congress.org/

Мамадышта Шунда ук татарча китаплар сәүдәсе, вакытлы матбугатка язылу да оештырылган иде.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Мамадышның Балалар сәнгать мәктәбендә «Ак калфак» оешмасы әгъзалары, язучылар, журналистлар очрашты. Шунда ук татарча китаплар сәүдәсе, вакытлы матбугатка язылу да оештырылган иде. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан китап нәшрияте мөхәррире, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Галимҗан Гыйльманов нәшриятның эшчәнлеге, заман таләпләренә җавап биреп электрон китапханә, аудиокитаплар эшләүләре турында сөйләде.

“Республика матбугаты хезмәткәрләре белән мондый очрашулар дәвамлы булсын. Безнең Мамадышта күңелле очрашулар әледән-әле булып тора. Туган төбәгебез язучылары һәм шагыйрьләре белән дә гел элемтәдә торабыз”, – диде “Уку бәйрәме”н шәһәрдә кабул иткән район китапханәчеләренең җитәкчесе Лилия Шәрифуллина.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10