ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Каманың "Зәңгәр күл” лагеренда яшь армиячеләр сменасы ачылды

8 ноябрь 2019, 23:31 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Каманың Балалар хәрби һәм физик әзерлек буенча чыныгу алачак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың "Зәңгәр күл” лагеренда яшь армиячеләр - Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре сменасы ачылды. Анда 11 яшьтән 17 яшькәчә 100 бала катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Сменаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Резидә Җәләлова, Татарстан Республикасы ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе Светлана Борисова, Кызыл Чишмә мәктәбе директоры, Түбән Камада яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Яшь армиячеләргә бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

Смена ун көн дәвам итәчәк. Балалар хәрби һәм физик әзерлек буенча чыныгу алачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10