ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан Эчке эшләр министры Кубогына бөтенроссия волейбол турнирын кабул итәчәк

8 ноябрь 2019, 21:40

Җиңү өчен илнең төрле төбәкләреннән 12 команда, шулай ук Таҗикстан вәкилләре көрәшәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 11-16 ноябрьдә Татарстан башкаласында Татарстан буенча Эчке эшләр министры Кубогына хокук саклау органнары ветераннары арасында XIV Бөтенроссия волейбол турниры узачак. Бу хакта Татарстан Спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар Горький урамы, 10 адресы буенча урнашкан «Динамо» спорт комплексында һәм Тынычлык бистәсендәге «Динамо» спорт үзәгендә узачак. Команданың беренчел этабында юлламалар башта ярымфиналга, аннары ярышларның финал стадиясенә уйнатылачак. Хәлиткеч уеннар 15 ноябрьдә «Динамо» спорт комплексында узачак.

Ярышларда Татарстаннан, Башкортстаннан, Марий Элдан, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Калуга һәм Ульяновск өлкәләреннән һәм Таҗикстаннан барлыгы 12 команда катнашачак.

Кубок чирек гасыр дәвамында ведомствоны һәм Динамо җәмгыятен җитәкләгән ТАССР Эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Салих Япиев истәлегенә багышлана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10