ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның физкультура һәм спорт комитеты рәисе итеп Альберт Салихов билгеләнде

8 ноябрь 2019, 20:49

Конкурс сайлап алуның йомгаклау этабына дүрт кандидат узды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Ачык конкурс нәтиҗәләре буенча Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе итеп «Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салихов сайланды. Карар шәһәр башкарма комитетында эксперт советы утырышында кабул ителде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр профильле комитетны җитәкләгән Светлана Вострикова Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды.

Рәис вазифасына конкурс 23 сентябрьдә старт алган иде. Барлыгы 14 кеше гариза бирде, йомгаклау этабына дүрт кеше чыкты. Алар: Казанның физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Линар Гарипов, комитет рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Петр Королев һәм «Ракета» спорт комплексы директоры Альберт Салихов.

Һәр конкурсант шәһәрдә спорт һәм физкультура үсеше стратегиясенә үз карашын тәкъдим итте. Альберт Салихов массакүләм спортны үстерү буенча бердәм үзәк булдырырга кирәклеген әйтте. Аның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен һәр категория халык белән көндәлек эш алып бару.

Үз эшендә ул торак массивларда спорт инфраструктурасын максималь куллануга һәм коммерцияле спорт проектлары белән хезмәттәшлеккә басым ясады.

«Мин бу конкурсны үткәрүебезгә, яңа йөзләрне күрүебезгә, сезнең фикерләрегезне белүебезгә бик шат. Финалга узу исә безнең алда тәҗрибәле лидерлар булуы турында сөйли», — диде эксперт советы рәисе Казан мэры Илсур Метшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10