ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешенә бегемотлар урнашкан

8 ноябрь 2019, 20:24 , Фото: архив/Владимир Васильев

Казанның «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешенә бегемотлар урнашкан
 Көньяк хайваннарның хәле турында тулырак мәгълүматны киңәйтелгән зооботаника бакчасы дирекциясе яңа атна башында ачарга вәгъдә итте.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Казанның «Замбези елгасы» дип аталган зооботаника бакчасының яңа өлешенә бегемотларны урнаштырганнар. Бүген социаль челтәрләрдә бер хайванның яңа вольерга ничек кертелүе турында видео пәйда булды.

Чыганаклар раслаганча, кадрларда Казан зоопаркының күптәннән биредә яшәүче хайваны тарихи өлештән яңасына күчкән. Моннан тыш, заманча вольерга берничә көн элек үк икенче бегемот кайтарылган, дип хәбәр ителә.

Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хайваннарның күченүенә кагылышлы хәлләр серен саклап калуны өстен күрде.

«Мин дүшәмбе көнне интервью бирәчәкмен», - дип җавап бирде ул «Татар-информ» журналисты кызыксынуына. Казан зооботаника бакчасында бегемотның элек тә булуын һәм нәкъ менә аның «күченүен» видеодан күреп булуын раслады.

Яңа өлештә бегемотлар күпме, бер пар яки күбрәк булачакмы, дигән сорауга Нурмөхәммәтов тыйнак кына: «Юк, икәү түгел», - дип җавап бирде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10