ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин «бердәмроссиялеләр»не гражданнарның наказларын үтәргә чакырды

8 ноябрь 2019, 20:03 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин «бердәмроссиялеләр»не гражданнарның наказларын үтәргә чакырды Татарстан «Бердәм Россия» партиясе 25 ноябрьдән партиянең туган көне уңаеннан гражданнарны кабул итү атнасы үткәрәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «бердәмроссиялеләр»не гражданнарны кабул итү атнасын сайлаучылар наказларын үтәүгә багышларга чакырды. Бу хакта бүген «Бердәм Россия» партиясе секретаре «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXI конференциясендә әйтте.

«Алда «Бердәм Россия»нең туган көненә багышланган гражданнарны кабул итү традицион атнасы. Ул 25 ноябрьдән башлана. Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар барышында гражданнардан кергән наказларны үтәүгә багышлау инициативасы белән чыгам. Депутатларга наказларны үтәү буенча тулы юл картасын эшләү өчен халык белән алдан ук очрашырга кирәк. Бу барлык дәрәҗәдәге депутатларга да кагыла», – диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе 22-23 ноябрьдә Мәскәүдә «Бердәм Россия»нең XIX съезды узачагын да искәртте. «Киләсе елда эшчәнлегебезнең төп өстенлекләре, бигрәк тә стратегик, программа характерындагылары, съездда куелачак. Фикер алышу мәйданнарында аларны сайлап алуда актив катнашачакбыз», – дип өстәде ул.

Конференциядә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең XIX съездына Татарстан бүлегеннән 26 делегат сайланды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10