ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казан студенты Путинның кабул итү чарасында катнашты

8 ноябрь 2019, 19:55

Мәскәүдә студентлар төзелеш отрядларының Бөтенроссия слеты узды, анда Россиянең 80 төбәгеннән, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән 6 мең кеше катнашты.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). КДАТУ студенты, «Барс» сервис отряды комиссары Яна Азарченко Мәскәү Кремлендә студентлар отрядлары хәрәкәтенең 60 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү чарасында булды. Кабул итүне Россия Президенты Владимир Путин уздырды, ул кунакларга үзенең студент еллары турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илебезнең беренче кешесе белән әңгәмә җылы һәм дустанә мохитта узды. Владимир Владимирович актив яшьләр белән аралашуга бик уңай карашта, безнең барлык идеяләребезгә һәм башлангычларыбызга ярдәм итәргә әзер», – дип сөйләде Азарченко Россия Президенты белән очрашу турында.

Очрашуда катнашучылар Владимир Путинга хәрәкәт үсеше, яңа хезмәт проектлары һәм юнәлешләре турында сораулар бирде. Россия Президенты, үз чиратында, кайчандыр үзе дә чирәм җирләрдә булуы, студент отрядларының онытылмаслык атмосферасын яратуы турында сөйләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10