ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгарда республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе уза

8 ноябрь 2019, 18:46 , Фото: dumrt.ru

Болгарда республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе уза Бәйрәмгә кадәр «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясе дә узды.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Шушы минутларда Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе уза. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде җиденче тапкыр җыйды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Соңгы елларда кичә традиция буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләренең мөселман дин әһелләре килде.

Кунаклар арасында: Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, шулай ук Чувашия, Коми, Дагыстан республикалары, ХМАО, Иваново, Ульян өлкәләре, Байкал аръягы краеннан күренекле дин эшлеклеләре.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә кадәр бүген әһәмиятле вакыйга – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасының презентациясе булды. 

  • Быел 28 октябрьдә кояш баеганнан соң, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. «Мәүлид» сүзе гарәпчәдән «туу» , «Мәүлид ән-Нәби» Аллаһ Илчесенең ﷺ дөньяга килүен аңлата.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10