ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында үзенчәлекле китапханә ачылды

8 ноябрь 2019, 18:33

Яшел Үзән районы авылындагы китапханә хәзер видеоконференция залы, уен бүлмәсе һәм ТВ-редакция форматында эшләячәк.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстанда Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 12нче авыл китапханәсе-филиалы ачылды. Бер үк вакытта шундый ук китапханә Кукмара районында да үз ишекләрен ачты.

«Яңа китапханәдә булу бик шатлыклы. Биредә капиталь ремонт үткәрелеп, контент үзгәреп кенә калмыйча, һәркем үз күңеленең кисәген дә салды. «Мәдәни мохит» илкүләм проекты кысаларында модель китапханәләр булдыру һәр төбәктә каралган. Сезнең китапханә үзенчәлекле. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм китапханә фонды яңартылуын телим», - диде Яшел Үзән районында китапханә ачылышында Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында учреждениене модернизацияләүгә федераль бюджеттан 5 млн сум акча бүлеп бирелгән. Алынган акчалар техник яктан яңадан җиһазландыруга, китап фондын тулыландыруга, электрон китапханә системаларына керү мөмкинлеген оештыруга, эшләнгән дизайн-проект нигезендә интерьер әйберләре сатып алуга һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10