ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан халкы Мәскәү аша Кырымга кадәр поездда бара алачак

8 ноябрь 2019, 17:48

Кырымга беренче турыдан-туры поездлар Мәскәүдән Симферопольгә һәм Санкт-Петербургтан Севастопольга декабрь азагында юл тотачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы Кырымга кадәр Мәскәү аша поездда бара алачак. Бүген «Гранд сервис Экспресс» тимер юл буенча пассажирлар ташучы компания ярымутрауга Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан билетлар сата башлады.

«Кырымга беренче пассажирлар Мәскәүдән Симферопольгә һәм Санкт-Петербургтан Севастопольга тимер юл буйлап 2019 елда ук, Керчен бугазы аша күпернең тимер юл өлешен файдалануга тапшырганнан соң ук бара ала», – диелә Россия Транспорт министрлыгы хәбәрендә.

«Гранд Сервис Экспресс» компаниясе мәгълүматлары буенча, Мәскәү – Симферополь поезды 24 декабрьдән көн саен йөри башлаячак. Юл вакыты 33 сәгать тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Россия башкаласыннан ул 23.45 сәгатьтә китә, 8.50 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Мәскәүгә кире беренче поезд 26 декабрьдә 18.20 сәгатьтә китәчәк, 5.10 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Бу юнәлеш буенча купе вагонына билетлар 2966 сумнан, СВ – 9952 сумнан башлана.

Санкт - Петербургтан Севастопольгә беренче поезд 23 декабрьгә билгеләнгән. Юл озынлыгы 43,5 сәгать тәшкил итәчәк. Ул 14.00 сәгатьтә китә, 9.25 сәгатьтә килеп җитә. Поезд Тверь, Рязань, Воронеж, Ростов-Дон аша узачак. Кире рейс 25 декабрьгә планлаштырылган. Севастопольдән поезд 15.55 сәгатьтә чыга, 10.20 сәгатьтә килеп җитә.

Әлеге маршрут буенча плацкарт вагонда йөрү – 3,5 мең сумнан, купе вагонында 3906 сумнан башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10