ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Эшмәкәр законсыз рәвештәге штрафка карата прокуратурага шикаять белдергән

8 ноябрь 2019, 17:17

Кафе хуҗасына урамда урнаштырылган реклама плакаты өчен 15 мең сум штраф язганнар.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Эшмәкәр Татарстан прокуратурасына урамда кафе рекламасы өчен законсыз салынган штрафка дәгъва белдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Апрель ахырында «Aroma кафе» хуҗасы урамда реклама плакатын урнаштырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозган өчен штраф суммасы 15 мең сум тәшкил иткән.

Шунысын да әйтергә кирәк, кафе кече яки урта бизнес объектлары категориясенә керә һәм закон буенча мондый хокук бозган өчен, беренче тапкыр булганда, кисәтү каралган. Шулай итеп, эшмәкәргә салынган штраф законсыз санала.

Прокуратура судка штрафны кире кагу таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10