ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар көчле бозлавык һәм буран турында кисәтә

8 ноябрь 2019, 16:48 , Фото: архив/Михаил Захаров

Синоптиклар көчле бозлавык һәм буран турында кисәтә
 Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава шартларының начараюы көтелә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген кич һәм 8 ноябрьдән 9 ноябрьгә каршы төндә Татарстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында буран көтелә, 1 километрга кадәр күз күреме начарлана һәм бозлавык фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар шулай ук татарстанлыларны юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында да кисәтә. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавыкта һәм буранда таймый торган аяк киеме кияргә һәм сак йөрергә киңәш итә.

«9 ноябрьдә республикада явым-төшем көтелми», - диелә Гидрометеорология үзәге хәбәрендә.

Һава температурасы төнлә 0..-5 градуска кадәр төшәчәк, көндез +2..-3 градустан артмаячак. Киләсе якшәмбедә шулай ук явым-төшем көтелми, төнге температура -2..-7 градуска кадәр төшә, ә көндез һава 0..+5 градуска кадәр җылыначак.

Антициклон үз йогынтысын киләсе атна башында да саклаячак. 11-13 ноябрьдә коры һава торышы көтелә (яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр 12 ноябрьдә генә көтелә). Төнлә термометр баганалары 11 ноябрьдә 0..-5 градуска кадәр төшәчәк, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә +2 ..- 3 градус булачак, көндез һава бу көннәрдә +6 градуска кадәр җылыначак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10