ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Катнашучылар саны буенча агросәнәгать конкурсында артта калган районнар билгеле

8 ноябрь 2019, 17:32 , Фото: архив

Катнашучылар саны буенча агросәнәгать конкурсында артта калган районнар билгеле Баулы, Азнакай, Әлмәт, Югары Ослан, Чүпрәле рйоннарын агросәнәгать конкурсында активрак катнашырга өндәделәр.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсында Баулы, Азнакай, Әлмәт районнары катнашучылар саны буенча артта кала. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә "Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе" оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.

"Конкурска гаризалар бирү кампаниясендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш өлешен, Идел аръягын көчәйтергә иде. Белгечләр буенча Баулы артта кала, Азнакайда, Әлмәттә күп түгел. Идел аръягында Югары Ослан, Чүпрәле районын әйтергә була", - диде Диләрә Шувалова.

Аның әйтүенчә, узган елны конкурста катнашучылар 43 районнан килгән. "Безнең өчен Балтач районы һәрвакытта да рекордсмен булып тора. Шулай ук конкурска гаризалар бирү буенча Мамадыш районы лидер", - диде ул.

"Мин әле Германиягә кайчан барыр идем. Германиягә барып чит илдә ничек эшләгәннәрен карап кайттым", - диде 2016 елда конкурста җиңгән Балтач районыннан Алмаз Шиһапов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

  • "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы 22-23 ноябрьдә Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Ветеринар академиясе базасында үтәчәк. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр дипломнар, сертификатлар белән бүләкләнәчәк. 1,2,3 урыннарга 10 мең, 8 мең, 6 мең күләмендә акча тапшырылачак. Призлы урын алмаган катнашучыларга 2 мең күләмендә приз тапшырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10