ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кайбыч районыннан алдынгы сыер савучы Германиягә стажировка үтәргә китте

8 ноябрь 2019, 15:18 , Фото: kaibicy.ru

Кайбыч районыннан алдынгы сыер савучы Германиягә стажировка үтәргә китте Әлеге сәфәр яшь хезмәткәрләр арасында үткәрелгән «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсында җиңгән өчен бүләк булды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Кайбыч районының Багай авылыннан Тамара Шулаева Германиягә стажировка үтәргә китте, ул ике атна дәвам итәчәк. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза.

«Авылда яшьләр белән эшләү нигезләре» темасы буенча стажировка Мюнхенда уза.

Алдынгы сыер савучы Тамара Шулаева «Алтын башак» агрофирмасында эшли. Әлеге сәфәр 2018 елның ноябрендә агросәнәгать конкурсының яшь хезмәткәрләре арасында үткәрелгән «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсында җиңгән өчен бүләк булды.

  • Конкурста Тамара Шулаева өч ел рәттән катнашты. 2015 елда ул - өченче, 2017 елда - икенче, 2018 елда беренче урынны алды. 2016 елның ноябрендә шундый ук стажировкада Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең Кайбыч бүлеге башлыгы Рушан Сайранов та булды.
  • Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздыра. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10