ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

“Һөнәре буенча иң яхшы” агросәнәгать конкурсында студентлар да катнаша ала

8 ноябрь 2019, 16:04

"Һөнәре буенча иң яхшы" һөнәри осталык конкурсы 22-23 ноябрьдә Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Ветеринар академиясе базасында үтәчәк.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Агросәнәгать өлкәсендәге “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында быел студентлар да катнашачак. Бу хакта конкурска багышланган матбугат конференциясендә “Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе” оешмасы рәисе Диләрә Шувалова әйтте.

“Быел безнең өчен яңалык - конкурска аграр профиле студентларын да кабул итәбез. Быел конкурны “Росмолодежь” Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы куәтләде. Конкурста студентлар да катнашсын өчен Казан Дәүләт аграр университеты грантлар конкурсы кысаларында 1,5 миллион сум күләмендә ярдәм алды”, - диде Диләрә Шувалова.

Аның әйтүенчә, конкурсның турыдан-туры этабына 120 кеше кабул ителә, шуларның 90ы студентлар. "Яшь белгечләрнең бер мәйданчыкка үзләренең юнәлешләре буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәзер нинди инновация технологияләре барлыгын карарга гына түгел, бер-берсе белән аралашу өчен килүләре мөһим", - диде Диләрә Шувалова.

  • "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы 22-23 ноябрьдә Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Ветеринар академиясе базасында үтәчәк. Катнашучылар беренче көнне теория, икенче көнне практика буенча көч сынашачак.

"Кич белән катнашучылар формаль булмаган форматта аралашсын өчен күңел ачу программасы үткәрәбез. Икенче көнне Авыл хуҗалыгы министрлыгында чараны авыл яшьләрен борчыган мәсьәләләргә багышланган түгәрәк өстәл һәм бүләкләү белән йомгаклыйбыз", - диде Диләрә Шувалова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10