ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Болгарда теология укыту алымнары турында фикер алыштылар

8 ноябрь 2019, 16:20

Болгар ислам академиясенең Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Азәрбайҗан вузлары белән хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 5-7 ноябрьдә Болгар ислам академиясендә Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә теология укыту алымнары турында фикер алыштылар. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

  • Конференция Санкт-Петербург дәүләт университеты белән Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе Болгар ислам академиясе белән берлектә ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләү федераль проекты кысаларында оештырылды. Шулай ук РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итте.

Россия, Франция, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Һиндстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәр «Россия һәм чит ил югары уку йортларында теология һәм ислам фәннәрен укыту спецификасы», «Теология фәннәрен методик тәэмин итү проблемалары» кебек темалар буенча фикер алышты.

Конференция кысаларында эксперт-теологлар өчен "теологик белем системасында компетентлы якын килү" дискуссион мәйданчыгы форматында түгәрәк өстәл узды.

Мәскәү, Махачкала, Казан, Уфа һәм Россиянең башка шәһәрләре эксперт-теологлары Теология әзерләү юнәлеше кысаларында төп һөнәри белем бирү программасын эшләүгә принциплар һәм алымнар турында, шулай ук фәнни-методик әдәбият әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Шулай ук өч чит ил югары уку йорты – Парижның ислам фәннәре факультеты, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Шарджа университеты, Азәрбайҗан теология институты белән хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10