ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Карачай-Черкаста Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләргә хаҗга юллама бүләк ителәчәк

8 ноябрь 2019, 14:00

Алты яшь категориясендә җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”).  10 ноябрьдә Карачай-Черкаста 8-90 яшьлек дистәләгән кеше "Изге Коръәнне иң яхшы укучы" республика конкурсында катнашачак. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мөселманнар арасында иң яхшы Коръән укыган ике җиңүчегә Карачай-Черкас башлыгы хаҗга юллама бүләк итәчәк", - дип хәбәр итә Карачай-Чиркәс мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле.

Аның сүзләренчә, җиңүчеләрне ике конкурс номинациясендә катнашучыларны, ягъни Коръәнне яттан белүче профессионалларны һәм хафизларны сайлаячаклар.

Бу ике номинациядән тыш, иң яхшы Коръән укучыны алты яшь категориясендә сайлаячаклар. Аларның һәркайсында беренче, икенче һәм өченче урыннар ияләренә акчалата бүләк тапшырылачак.

Бәйгене республика мөселманнарының Диния нәзарәте оештыра.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10