ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә ОРВИ белән авыручыларның күбесе эшкә йөри

8 ноябрь 2019, 12:35

Гражданнарның яртысы бик кискен хәлдә генә табиб янына бара.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Россиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе ОРВИ авырулары булганда эшкә йөрүләрен дәвам итә. Бу турыда Здоровье Mail.ru порталы сораштыруларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

"Сораштыруда катнашучыларның 65 проценты ОРВИ булганда дәваланып өйдә ятмыйча эшкә йөри. Ә 49 проценты эшкә бармый, әмма өйдән эшләвен дәвам итә”, диелгән хәбәрдә.

Быел Россиядә яшәүчеләрнең 41 проценты табиб янында булмаган. Сораштыруда катнашучыларны 38 проценты 2-4 тапкыр, 13 проценты 5-6 тапкыр белгечләрдә булган. Шул ук вакытта күпчелек (46 процент) бары тик дәүләт поликлиникаларына гына мөрәҗәгать иткән, һәр бишенче кеше (21 процент) шәхси оешманы сайлаган, ә 33 проценты икесендә дә булган.

Сораштыру мәгълүматлары буенча Россиядә яшәүчеләрнең 50 проценты табиб янына бик авыр очракта гына бара, ә 23 проценты соңгы чиккә кадәр ярдәм сорамый. Белгечләр киңәшләрен 39 процент кеше үтәргә тырыша, 23 процент дару сатып алырлык мөмкинлеге булса, дәвалана.

  • Сораштыру агымдагы елның 1-9 ноябрендә 5 971 респондент арасында уздырылган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10