ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Быел Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан

8 ноябрь 2019, 12:22 , Фото: Султан Исхаков

Быел Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан 1 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 5021 янгын чыккан, 115 кеше үлгән.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсенең дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, узган елга караганда, 2019 елда янгыннар саны кимесә дә, үлүчеләр арткан. 1 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада 5021 янгын чыккан, 115 кеше үлгән. Былтыргыга караганда, корбаннар бишкә күбрәк.

Янгыннарда 11 бала үлгән, ел башыннан 201 кеше зыян күргән. “9 районда янгыннар саны артуы, 17 районда һәлак булучылар саны артуы, тагын 17 районда зыян күрүчеләр артуы күзәтелә. Түбән Камада янгыннар да, үлүчеләр дә арткан. Анда 258 янгын чыккан, 6 кеше үлгән”, - диде Максим Трущин.

Иң күп янгын торак секторда чыга. Барлыгы 1983 янгын чыккан, аларда 103 кеше һәлак булган, 11 бала үлгән, 153 кеше имгәнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10