ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара

8 ноябрь 2019, 12:07 , Фото: Рузилә Мөхәммәтова

Чүпрәле районы Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтара Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар шагыйре Рәмис Аймәт үзенең якташы булган шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару кирәклеген әйтә. Әлеге фикерләре белән Чүпрәле районында шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар вакытында уртаклашты.

Бүген татар зыялылары шагыйрь, тәрҗемәче Шәрәф Мөдәрриснең 100 еллыгы уңаеннан Чүпрәле районында оештырылган искә алу чараларында катнаша.

Казаннан килгән язучылар - Зиннур Мансуров, Марат Әмирханов, Рәмис Аймәт, Йолдыз Шәрапова, педагог Инсаф Абдулла, галимнәр Чүпрәледә Шәрәф Мөдәрриснең бюстына чәчәкләр салды һәм шигъри митингта катнашты. Искә алу чараларында шагыйрьнең кызы Әлфия Мөдәррисова-Минһаҗева да катнаша.

"Шәрәф Мөдәррис татар әдәбияты тарихында Абдулла Алиш, Сибгат Хәким белән янәшә атлаучы, иҗаты алар белән бер югарылыкта өйрәнелергә тиешле олуг әдипләребезнең берсе. Мин соңгы вакытларда Шәрәф Мөдәррискә бәйле архив язмалары белән таныштым. Замандашлары аны гадел, намуслы, ихлас кеше итеп искә алалар", - диде Рәмис Аймәт.

"Кызганыч, ул 44 яшендә вафат була. Аның исемен укучыларыбызга кайтарасы, аны тагын да танытасы иде. Бүгенге чара аның иҗади гомерен озайту", - дип дәвам итте ул. Ул Шәрәф Мөдәррис исемен халыкка кайтару юнәлешендәге эш өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Шәрәф Мөдәррисне искә алу чаралары фәнни-гамәли конференция форматында шагыйрьнең туган авылы Каракитә мәктәбендә дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10