ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь өлкәсендә «Татар егете-2019» районара бәйгесе узды

8 ноябрь 2019, 11:14 , Фото: tatar-congress.org

Пермь өлкәсендә «Татар егете-2019» районара бәйгесе узды Уразмәт авылыннан Илназ Шәймәрданов җиңүче дип танылды.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Пермь өлкәсендә Балалар иҗат йортының актлар залында «Татар егете-2019» районара конкурсы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Пермь өлкәсенең Октябрь районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм туган (татар) телен укытучылар иҗади төркем оештырды. Конкурска милли компонентлы барлык мәктәпләр һәм конкурсантларга ярдәм күрсәтү төркеме вәкилләре килде.

Бәйгенең максаты - татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, телен яңарту  һәм үстерү иде. Халыкның бай мәдәни мирасын саклап калу һәм киләчәк буыннарга рухи тәҗрибәне тапшыру максаты куелган.

Бәйгедә катнашучылар ризыклар әзерләп алып килгән. Шулай ук аш бүлмәсендә кирәк-яракларны да үзләре белән алганнар иде. 

Конкурсантлар үзләрен төрле яктан күрсәтте. Танылган татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар. Рөстәм Нәфыйков барысын да туган авылы турында шигырьләре белән гаҗәпләндерде. Калганнар татар телендә җырлар башкарды, музыка коралларында уйнады.

Иң көчле, иң патриотик, иң оста, иң сәләтле, иң талантлы, иң зирәк егет билгеләнде. Уразмәт авылыннан Илназ Шәймәрданов җиңүче дип танылды. Ул Азан әйтүчеләр арасында җиңүче булды. Конкурста катнашучылар, номинацияләрдә җиңүчеләр, ярдәм төркемнәре, балаларны әзерләгән укытучылар истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10