ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россия кешеләренең яртысыннан артыгы үзе белән самолетка ашарга алуы ачыкланган

8 ноябрь 2019, 10:45

Тәҗрибәле сәяхәтчеләр лоукостер рейслары алдыннан азык-төлек запасы алырга киңәш итә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия туристларының яртысыннан артыгы (52 проценты) үзләре белән самолетка ашарга, ә калганнары - Duty Free кибетләрендә сатып алынган суны ала. Бу турыда Aviasales порталы тикшеренүе мәгълүматларыннан күренә.

Үзләре белән азык-төлек алучылар моны кыска очышларның еш кына бушлай төшке ашны күздә тотмавы белән аңлата. Юлда ашар өчен сәяхәтчеләр кирәкле ризыкны алдан ук сатып ала. Алар мандарин, чикләвек, печенье, пәрәмәч, бутерброд, круассан, сырник яки конфет ала. Кечкенә балалы ата-аналар кайвакыт бортка алып керергә мөмкин булган сөт боткалары һәм пюре сайлый.

Тәҗрибәле туристлар лоукостер рейслары алдыннан ризык тупларга киңәш итә. Аларның сүзләренчә, анда хәтта бер чынаяк чәйнең бәясе өч евро торырга мөмкин.

Кайчакта сәяхәтчеләр экономияләү максатыннан үзләре белән алып килгән ризыкны ялда да ашый. Сораштыруда катнашучыларның берсе сөйләгәнчә, өч көн үзе белән алып килгән киптерелгән банан һәм протеин батончиклары гына ашаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10