ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан "бердәмроссиялеләре" партиянең Бөтенроссия съездына делегатлар сайлый

8 ноябрь 2019, 10:03 , Фото: архив

Татарстан Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды 2021 елда РФ Дәүләт Думасына сайлау кампаниясенең старт алуына багышланачак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген "Бердәм Россия" партиясе активы Казанда партия конференциясенә җыелачак. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты һәм Россия Дәүләт Думасы депутатлары катнашачак. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

"Көн тәртибендә ике мәсьәлә - XIX Бөтенроссия "Бердәм Россия" съездына делегатлар сайлау һәм төбәк сәяси советы составына өстәмә сайлаулар мәсьәләсе", – дип билгеләп үттеләр мәгълүмат үзәгендә.

Партия съезды 22-23 ноябрьдә Мәскәүдә узачак. Анда «Бердәм Россия»нең эшчәнлегенә йомгак ясалачак һәм киләсе елга бурычлар билгеләячәкләр. Партия башлыгы, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә Мәскәүдә узачак съезд 2021 елда РФ Дәүләт Думасына сайлау кампаниясенә багышланачак.

"Без инде әкренләп киләсе сайлау циклына керә башлыйбыз, шуңа күрә перспективалар турында да фикер алышырга, киләсе елда Бердәм тавыш бирү көнендә "Бердәм Россия"нең катнашуы турында фикер алышырга тиеш", – диде Медведев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10