ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан моношәһәрләрендә атна эчендә эшсезләр саны 2976 кешегә кадәр арткан

8 ноябрь 2019, 07:37

Яшел Үзән һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимүе күзәтелә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Өченче атна рәттән эшсезләр саны Татарстанның күпчелек моношәһәрләрендә акрынлап арта бара. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәреннән билгеле булды.

«Бу атнада эшсез гражданнар саны арту Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда күзәтелә. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 2976 кеше исәптә тора», - диелә хәбәрдә.

Бер атна элек тискәре тенденция дүрт шәһәрдә, ә ике атна элек алты шәһәрдә күзәтелгән иде.

Узган җиде көндә республиканың Яшел Үзән һәм Менделеевскиның хезмәт базарында уңай тенденция теркәлгән, анда эшсезләр саны аз гына кимегән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10