ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төмән өлкәсенең “Дуслык” фольклор ансамбле ун еллык юбилеен бәйрәм итте

8 ноябрь 2019, 04:38

“Дуслык” фольклор ансамбле үзенең иҗади эшен 2009 нчы елда Төмән районы, Каскара бистәсенең “Юность” мәдәният сараенда башлап җибәрә.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Күптән түгел Төмән өлкәсенең Ямбай мәдәният йортында “Дуслык” фольклор ансамбле иҗатташ дусларын, яраткан тамашачысын җыеп, ун еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Киләчәккә планнары белән таныштырып ансамбль җитәкчесе Фәрит Әскәров: “Юбилейны үткәреп кенә туктап калмабыз, эшебезне дәвам итәргә тырышырбыз. Бүгенге көндә “Юность” мәдәният сараенда ремонт эшләре бару сәбәпле, безгә мәктәптә бер бүлмә бирелде, анда без атнага 2 мәртәбә репетициягә йөрибез.

Ансамбльгә кызларым бик теләп йөриләр. Мәрьям Әскәрова минем алыштыргысыз ярдәмчем, ул концерт программасын төзи, сәхнә күлмәкләрен кызлар белән үзе тегә, өйрәнер өчен җырлар сайлый. Без күбрәк җирле авторларның җырларын башкарабыз, бигрәк тә Җәмилә Рәхимова, Рөстәм Русинныкын яратабыз.

Форсаттан файдаланып, Ямбай мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Антонова, хезмәткәрләре, бәйрәмебезгә килгән дусларга, тамашачыларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәм”, - диде.

“Дуслык” фольклор ансамбле үзенең иҗади эшен 2009 нчы елда Төмән районы, Каскара бистәсенең “Юность” мәдәният сараенда башлап җибәрә. Алар ансамбль оештырырга булалар, җитәкчесе итеп Фәрит Әскәров билгеләнә.

Бүгенге көндә ансамбльдә 11 хатын-кыз җырлый. Алар татар халык һәм себер татарлары җырларын һәм җирле композиторларның иҗат җимешләрен башкара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10