ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узачак

8 ноябрь 2019, 03:25 , Фото: tatar-congress.org

Самарада “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышы узачак 13 ноябрьдә Самара шәһәренең "Яктылык" мәктәбендә утырышның секцияләре һәм "Заря" мәдәният йортында пленар утырышы узачак.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). 12-13 ноябрьдә Самарада “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” исеме астында үтүче күчмә утырыш узачак. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 100 вәкил катнашуы көтелә. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Самара өлкәсе иҗтимагый оешмалары белән берлектә  оештыра.

Программаның беренче көнендә хатын-кызлар Похвистнево районының Гали авылында балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчете, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән танышачак.

13 ноябрьдә Самара шәһәренең "Яктылык" мәктәбендә утырышның секцияләре һәм "Заря" мәдәният йортында пленар утырышы узачак. Шулай ук бу көнне хатын-кызлар “Мәүлед Ән-Нәби” бәйрәмендә дә катнашачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10