ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан физкультурачыларына 1 гыйнвардан хезмәт хакын арттырачаклар

7 ноябрь 2019, 20:50

Хезмәт хакына өстәмә түләүне бары тик дәүләт спорт оешмаларында эшләүче яшь белгечләр генә алачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа 2020 елдан башлап Татарстанның яшь физкультурачылары хезмәт хакына 1111 сум күләмендә өстәмә акча ала башлаячак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бүген үз карары белән ай саен стимуллаштыручы өстәмә түләүне раслады.

«Татарстан Спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт спорт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә – яшь белгечләргә ай саен 1111 сум күләмендә стимуллаштыручы өстәмә акча билгеләргә», – диелә документта.

Карар 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Аның үтәлешен Татарстан Cпорт министрлыгы контрольдә тотачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10