ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның халык артисты Александр Купцов белән хушлашу вакыты билгеле

7 ноябрь 2019, 20:13

Гражданнар җеназасы шимбә көнне Казан яшь тамашачы театрында 9дан 11 сәгатькә кадәр узачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Александр Купцов белән хушлашу 9 ноябрьдә, 9дан 11 сәгатькә кадәр театр бинасында узачак. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Яшь тамашачы театры төркемендә хәбәр ителә.

Шул ук көнне артистны Казанның Салмачы бистәсендәге зиратта җирлиләр.

  • Александр Купцов кичә, 6 ноябрьдә, «Маленький принц» спектакле тәмамланганнан соң вафат булган. Ул анда Король ролен башкарган. 65нче яшендә булган актер 1979 елдан башлап Казан дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10