ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Быел “Идел” татар-башкорт җыры фестивалендә Кытай һәм Кырым татарлары катнашачак

7 ноябрь 2019, 18:17

Беренче көнне конкурс үтәчәк, икенче көнгә жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт планлаштырылган.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Быел “Идел” татар-башкорт җыры фестивалендә Кытай һәм Кырым татарлары катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Идел” татар һәм башкорт җыры фестивале быел 15-16 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында узачак.

Конкурста Башкортстанның, Татарстанның, Мәскәүнең һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларындагы вокал бүлеге студентлары һәм аларны тәмамлаучылар катнаша.

“Идел” фестивале лауреаты булыр өчен “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Татар эстрада җыры”, “Башкорт эстрада җыры”, “Академик җыр” номинацияләрендә көч сынашырга кирәк булачак.

Быел Кытайдан һәм Кырымнан да катнашучылар көтелә. Беренче көнне конкурс үтәчәк, икенче көнгә жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт планлаштырылган.

Концерт программасында Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Килдиярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар бар. Проект 2011 елдан башлап үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10