ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Думасы беренче укылышта тупланма пенсияне түләү срогы озайтылуын хуплады

7 ноябрь 2019, 17:40

Документ кабул ителгән очракта 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе көнне хөкүмәтнең 2020 елга тупланма пенсияне түләүнең көтелгән вакытын арттыру турында закон проектын беренче укылышта кабул итте, бу вакыт ярты елга - 252дән 258 айга кадәр артыр дип көтелә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Аның күләмен исәпләү өчен кулланыла торган тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 258 ай дәвамында билгеләнә», - диелә закон проектында.

Документ кабул ителгән очракта 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

Хезмәт министрлыгында элегрәк планлаштырылганча, методика нигезендә, иминиятләнгән затларга – 60 яшькә җиткән ир-атларга һәм 55 яшькә җиткән хатын-кызларга ул билгеләгәндә тупланма пенсия түләүнең көтелгән чоры 2020 елга 263 ай тәшкил итәргә тиеш.

Тупланма пенсияне түләүнең көтелгән чоры дәвамлылыгын кискен арттырмас өчен, методика нигезендә аны ярты елга – 252дән 258 айга кадәр арттыру тәкъдим ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10