ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Ачык университет” проектында курсларны сайлау тәртибен аңлаттылар

7 ноябрь 2019, 16:12

Порталда тарих һәм заманча татар мәдәнияте курслары була.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ачык университет” проекты порталын ясаучы программист Райнур Хәсәнов курсларны сайлау тәртибен аңлатты. Порталның функционалы турында ул “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

“Универ.татар дип язгач төп биткә эләгәбез. Проектның үзенчәлекләре белән таныша алабыз. Сайт өч бүлеккә бүленә.Төп бүлек – курслар бүлеге. Бу бүлектә кулланучы үзенә ошаган курсны сайлый. Берсе тарих, икенчесе заманча татар мәдәнияте”, - диде Райнур.

Курста катнашу өчен, сайтта теркәлергә кирәк. Әйтик, тарих курсына кергәч, аның тасвирламасы белән танышып була. “Башларга” дип баскач, кеше курсның беренче дәресенә эләгә. Курс эченә модульләр, модульләр эченә дәресләр кертелгән. Һәр модуль ахырында тест үткәрелә.

“Беренче модульнең соңгы дәресеннән соң тест. Аны уңышлы узсак, икенче модульга күчәбез”, - диде порталны эшләүче. Ул сайтта укытучылар турында тулырак мәгълүмат бирелгәнен дә әйтте. Тарих буенча барлык дәресләр видеоформатта булганын билгеләп узды.

“Безнең сайтта китапханә дә эшли. Монда төрле китаплар, тарих белән бәйлеләре дә бар”, - диде Райнур Хәсәнов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10