ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада «Йөрәк сүзе» шигъри бәйгесендә җиңүчегә автомобиль бүләк итәчәкләр

7 ноябрь 2019, 15:38

Бәйгедә һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булган кешеләр генә катнаша.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада «Йөрәк һүҙе» — «Йөрәк сүзе» телевизион шигъри бәйгесендә җиңүчегә төп бүләк автомобиль булачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкорт телендәге шигъри бәйге 9 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында узачак. Быел конкурс Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган. Төп бүләк - 500 мең сумлык автомобильгә сертификат, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булганнар гына катнаша. Алар арасында танылган башкорт һәм татар театрлары артистлары — Суфия Корбангалиева, Нәгыйм Нургалиев, Римма Каһарманова, Илгиз Таһиров, Гөлназ Мөхәммәдиева, Фәнис Рәхмәтов, Зөлфия Хәлилова, Шаһитулла Хәмматов, телевидениедә тапшырулар алып баручы Земфира Байбулдина, Фаруаз Урманшин һәм башкалар бар.

Ярышның комментаторлары - Фирдат Галиев һәм Александр Кузьменко.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10