ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Ачык университет”та “Мөгаллим” проекты да булачак

7 ноябрь 2019, 15:23 , Фото: Султан Исхаков

“Ачык университет”та “Мөгаллим” проекты да булачак “Татар теле укытучылары өчен заманча укыту алымнары буенча курс оештырылачак”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ачык университет” проекты кысаларында аерым “Мөгаллим” проектын кертү ниятләнә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Ачык университет” проекты җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

“Татар теле укытучылары өчен заманча укыту алымнары буенча курс оештырылачак. Ул бер ай дәвам итәчәк. Безнең һәр курс якынча бер ай, тарихка гына күбрәк бирелә. Алга таба башка темалар – медиа буенча курс планлаштырабыз. Без партнерларны көтеп калабыз”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, курсларга аудитория туплау өчен төп корал социаль челтәрләр, мессенджерларда чатлар булачак. “Бу кешеләргә үзеңнең татар теле дәрәҗәсен үстерү, актуаль белем алу мөмкинлеге”, - диде.

Дәресләрне атнасына ике – чәршәмбе һәм шимбә көннең икенче яртысында уздыру планлаштырыла. Төгәлрәк расписание буенча игъланнар “Ачык университет” проекты порталында урын алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10