ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда аутист балалар өчен бакча 2020 ел башында ачылачак

7 ноябрь 2019, 16:01 , Фото: архив, Султан Исхаков

Казанда аутист балалар өчен бакча 2020 ел башында ачылачак КФУ каршындагы балалар бакчасы республиканың алгарышлы фәнни-тикшеренү үзәге булачак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Киләсе елның беренче кварталында Казан федераль университеты каршында аутист балалар өчен бакча ачылачак. Бүген әлеге югары уку йортының ректоры Илшат Гафуров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Балалар бакчасының бинасы КФУның милке булып тора. Ул киләсе ел башында үз ишекләрен ачачак. Безгә иң элек федераль дәрәҗәдә лицензия алырга кирәк. Шулай ук коллектив формалаштырырга кирәк. Аутизмнан интегүче балалар өчен бакча ачылгач, без аларның әти-әниләре белән дә эшләячәкбез. Очрашып, бергәләп әзерлек программасын булдырырга кирәк. Күптән түгел Гарвардта шундый структура ачылды», - диде ул.

КФУның әлеге проекты федераль инновацион мәйданчык статусын алды. Балалар бакчасы бинасы Ибраһимов урамында быелның көзендә ачылачагы хакында хәбәр ителгән иде. Югары уку йортының матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, учреждение педагоглар әзерләү, аларның квалификациясен күтәрү өчен база мәйданчыгы булачак.

Спикер китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә балалар бакчасы инде әзер диярлек, аны бары тик уенчыклар белән тәэмин итәсе генә калган. Бинада республика бюджеты хисабына капиталь ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә. Стандарт төркемгә егермедән артык, ә аутизмнан интегүче балалар төркеменә нибары биш бала йөрер дип көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10