ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

“Ачык университет” проектының беренче курсы тарихка багышлана

7 ноябрь 2019, 14:26 , Фото: Султан Исхаков

“Ачык университет” проектының беренче курсы тарихка багышлана Проект “Акыл фабрикасы”ның дәвамы булачак.

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ачык университет” проектының беренче курсы тарихка багышлана. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Ачык университет” проекты җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов әйтте.

“Без системалы рәвештә өстәмә белем бирергә планлаштырдык. Ниһаять, 2019 елда тормышка ашыра башладык. Беренче курс тарихка багышланган, татар халкы дәүләтчелеге темасына. Бер яктан, җитди белем бирү булса, икенче яктан, темаларны кызыграк рәвештә бирү дә күздә тотыла”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, курсларны уздыруда Тарих институты вәкилләре, Казан Федераль университеты укытучылары да ярдәм иткән.

“Ачык университет” ахырында курсларны уңышлы узган кешегә таныклык бирелә. Мин җитәкләгән ширкәт “Ачык мәктәп” дип атала. Без үзебезнең лицензиябез нигезендә таныклык бирә алабыз. Бу дәүләт тарафыннан таныла торган таныклык. 72 сәгатьлек курслар квалификация күтәрү кебегрәк булачак”, - диде Айрат Фәйзрахманов.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Ачык университет”ның “Акыл фабрикасы” проекты дәвамы булганын әйтте. “Белем бирү мәктәбен 2015 елда башлап җибәргән идек, анда төрле технологияләр кулланып, форсайт, стратегик сессияләр оештырып алып барылды, бүген татар телендә өстәмә белем бирү буенча “Ачык университет” дәрәҗәсенә җиткердек”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10