ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгын бәйрәм итәләр

7 ноябрь 2019, 12:51 , Фото: tatar-congress.org

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгын бәйрәм итәләр Утыз ел элек биредә Хәсән Җәфәров җитәкчелегендә төбәктә беренчеләрдән булып мөселманнар берләшмәсе төзегәннәр.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл авылында мәчет төзелгәнгә 30 ел тулды. Сугыш ветераны һәм инвалиды Хәсән Җәфәров җитәкчелегендә төбәктә беренчеләрдән булып мөселманнар берләшмәсе төзегәннәр, күп инстанцияләр узып, мәчет торгызу хокукына ирешкәннәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Изге эштә авыл халкы нык катнашты, җирле колхоз транспорт белән булышты һәм шулай итеп коммунистлар вакытында беренче мәчет ярымайлы манарасын күккә чөйде", — дип сөйләгән үзенең тәбрикләү чыгышында К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов һәм авылның карт имамы Таһир хәзрәт Әббәсовны Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Районның җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов азан тавышы Өчкүлдә бер дә тынмасын дип, яшь имам Рушан хәзрәт Исмаиловка Рәхмәт хаты тапшырган. Шулай ук өчкүллеләрне рухи юбилейлары белән җылы котлап, үзләренең бүләкләрен өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән Сергач, Спас, Кнәген районнары баш имамы, Пашат мулласы Марат хәзрәт Салахетдинов та Рушан хәзрәткә тапшырдылар.

“Туган як” редакциясе мәчет мәхәлләсенә мәрхүм Рифат абый Ибраһимовның 500ләп күренекле милләттәш якташларыбызның автобиографиясен үз эченә алган саллы китабын бүләк иткән.

Шуннан соң кунаклар салаватлар әйткән, Марат хәзрәт башкаруында Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышына, дин кардәшләребезнең көнкүрешенә нык йогынты ясаган һәм игелекләр белән сугарылган могҗизалы сәләтенә багышланган мөнәҗәтне тыңлаганнар.

Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүл мәчетенең 30 еллыгына махсус чыгарылган календарь өләшкәннәр. Садака исәбеннән нәзер корбан итеп чалынган ике сарык итеннән Уразавылның “Кавказский рай” кафесы хезмәткәрләре 60-70 кешегә мәҗлес оештырган. Бу Рушан хәзрәт Исмаилов тәкъдиме белән эшләнгән, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10