ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Лемаевның 90 еллыгына багышланган тантанада катнашачак

7 ноябрь 2019, 12:26 , Фото: архив e-nkama.ru

Рөстәм Миңнеханов Лемаевның 90 еллыгына багышланган тантанада катнашачак Химиклар шәһәрендәге бәйрәмдә Burito төркеме һәм рэпер Мот чыгыш ясаячак.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 13-14 октябрьдә Түбән Камада «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган ике көнлек тантаналар узачак. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бу көнне химиклар шәһәрендә эстрада артистлары чыгыш ясаячак, бәйрәмне РСФСРның халык артисты Ангелина Вовк алып барачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Николай Лемаевның исеме Түбән Кама нефть химиясе комплексы, Түбән Кама шәһәре һәм Россия нефть химиясе тармагының формалашуы һәм үсеше белән тыгыз бәйләнгән. «Бигеш» халыкара аэропортына «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче генераль директоры исеме бирелде. Шул хактагы указны 2019 елның 31 маенда РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Ел дәвамында «Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә юбилей датасына багышланган күпсанлы чаралар узды. Алар арасында спартакиадалар, беренчелекләр, турнирлар, кубоклар, хәрби-техник эстафеталар, патриотик уеннарны санап үтәргә мөмкин. Төрле бәйгеләр, фестивальләр, үзешчән сәнгать смотрлары, һөнәри осталык конкурслары оештырылды, аларда меңләгән кеше катнашты, диелә хәбәрдә.

Тантаналар 13 ноябрьдә Лемаев бюстына чәчәкләр салу белән башланып китәчәк. Бу көнне генераль директор яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак. Халык иҗаты йортында исә фотокүргәзмә ачыла.

14 ноябрьдә «Дружба» стадионында җиңел атлетика ярышлары узачак, ә кичен «Нефтехим Арена» Боз сараенда Burito төркеме һәм рэпер Мот чыгыш ясаячак.

  • Николай Лемаев Түбән Кама нефть химиясе комбинатын 22 ел дәвамында җитәкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10