ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Мәдәният министрлыгын судка биргән

7 ноябрь 2019, 11:03

Рәшит Заһидуллин үз вазифасына кире кайтаруны таләп итә.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Мәдәният министрлыгын судка биргән һәм үз вазифасына кире кайтаруны таләп итә. Шул хактагы мәгълүмат Казанның Вахитов районы суды сайтында урнаштырылган.

Рәшит Заһидуллинның дәгъвасы 15 октябрьдә производствога кабул ителгән. Кичә башлангыч суд утырышы башка көнгә күчерелгән.

  • Рәшит Заһидуллин театрда 1993 елдан алып 2019 елның сентябренә кадәр эшләде. Үз эшчәнлеге дәверендә ул Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» тарихи романына нигезләнгән спектакль, Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Сүнгән йолдызлар», Таҗи Гыйззәт әсәре буенча «Башмагым» (һ.б.) спектакльләрен сәхнәләштерде. Театрның моннан алдагы сезоны Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Башмагым JAZZ» музыкаль спектакле белән ябылды.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, ТР Мәдәният министрлыгы Тинчурин театрында ике елга баш режиссер вазифасыннан баш тартырга ниятли. Хәзер театрда спектакльләрне чакырылган режиссерлар чыгара. Беренче спектакльне Илшат Мөхетдинов чыгарды. икенче премьераны Илгиз Зәйниев чыгарачак. Лилия Әхмәтова да биредә спектакль куя башлады. Театрда режиссер булып Резеда Гарипова эшли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10