ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Якын киләчәктә иң перспективалы һөнәрләр рейтингы төзелгән

7 ноябрь 2019, 10:11

Биоинженерлардан тыш, рейтингка «акыллы» мохит проектчылары, робот техникасы, киберкуркынычсызлык буенча белгечләр һ.б. кергән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Якындагы ун елда Россиядә биоинженерларга ихтыяҗ артырга мөмкин. Бу хакта «Российская газета» hh.ru порталы экспертлары тарафыннан төзелгән киләчәк һөнәрләре рейтингына сылтама белән хәбәр итә.

Тере организмның үзлекләрен өйрәнү һәм үзгәртү (бу медицинаны үстерү өчен бик тә мөһим) белән шөгыльләнүче белгечләрне биоинженерлар дип атыйлар. Әйтик, биофармакологлар яңа биопрепаратлар ясый, биоинформатиклар исә компьютер программалары ярдәмендә биология һәм фармакологиядәге мәгълүматларны өйрәнә.

Алардан тыш, рейтингка «акыллы» мохит проектчылары – мөстәкыйль эш итәргә һәм үз эшеңне оптимальләштерергә сәләтле технологияләр булдыручы IT-белгечләр дә кергән. Мисал өчен, «акыллы» йортлар автоматикага үзләре үк хезмәт күрсәтә.

Киләчәк профессияләренә шулай ук робот техникасы, киберкуркынычсызлык, нейропсихология, альтернатив энергетика буенча белгечләр, программистлар, инженерлар, дизайнерлар һәм виртуаль чынбарлык архитекторларын керткәннәр.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10