ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан яшь тамашачы театры актеры Александр Купцов спектакльдән соң вафат булды

7 ноябрь 2019, 08:14 , Фото: kazan-tuz.ru

Казан яшь тамашачы театры актеры Александр Купцов спектакльдән соң вафат булды Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң, 1979 елда артист Казан яшь тамашачы театрында хезмәт итә башлый.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 6 ноябрьдә, спектакльдән соң 65нче яшендә Казан яшь тамашачы театрының әйдәп баручы актеры, РФ атказанган артисты, ТРның халык артисты Александр Купцов вафат булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә театр төркемендә хәбәр ителә.

"Югалту ачысын әйтеп бетерер өчен сүзләр җитми, ышаныр көч юк..." - яшь тамашачылар театрында ассызыкладылар.

Гражданнар панихидасының вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Яшь тамашачы театрында Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган «Кечкенә принц» әкияте барды.

  • Александр Иванович Купцов 1955 елның 25 февралендә Казанда туган. 1979 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елдан Казан дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт итә башлый. Театр сәхнәсендә генә түгел, кинода да («Неотложка», «Зөләйха», «Собака» һ.б. фильмнар) уйный. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10