ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Баулы удмурт халык фольклор ансамбле республика фестивале лауреаты булды

7 ноябрь 2019, 07:45 , Фото: bavly-tat.ru

Баулы удмурт халык фольклор ансамбле республика фестивале лауреаты булды “Зардон” ансамбле 400 мең сум сертификат белән бүләкләнгән.

(Баулы, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Баулы-информ"). Баулы районы Покров-Урыстамак авылының “Зардон” удмурт халык фольклор ансамбле “Безнең йорт – Татарстан” республика этномәдәни фестивале лауреаты булып танылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Гала-концерт Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узган. Анда республика иҗат коллективлары иң яхшы чыгышларын тәкъдим иткәннәр.

Фестивальдә катнашкан өч йөздән артык коллективның алтысы акчалата сертификатларга лаек булган. “Зардон” ансамбле (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина), Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен 400 мең сум сертификат белән бүләкләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10