ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада татар һәм башкорт җыры фестивале узачак

7 ноябрь 2019, 06:10

Быел Кытайдан һәм Кырымнан да катнашучылар көтелә.

(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). 15-16 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында татар һәм башкорт җырларын башкаручылар арасында “Идел” чираттагы Халыкара фестиваль-конкурс үтәчәк. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Һәрвакыттагыча, конкурста Башкортстан, Татарстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларындагы вокал бүлеге студентлары һәм аларны тәмамлаучылар катнаша.

“Идел” фестивале лауреаты булыр өчен “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Автор-башкаручы”, “Татар эстрада җыры”, “Башкорт эстрада җыры”, “Академик җыр”, “Балалар номинациясе” һәм башка номинацияләрдә сынау узарга кирәк булачак.

Быел Кытайдан һәм Кырымнан да катнашучылар көтелә. Беренче көнне конкурс үтәчәк, икенче көнгә жюри әгъзалары һәм мәртәбәле кунаклар катнашлыгында гала-концерт планлаштырылган.

Концерт программасында Идрис Газиев, Мөнир Якупов, Флүрә Килдиярова, Наилә Фатехова, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева һәм башкалар бар. Проект 2011 елдан башлап үткәрелә.

Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русиянең Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән үтәчәк. Радик Юлъякшин, Ришат Төхвәтуллин, Зилә Бәхтиева, Лилиана Газизова, Айгиз Ханов һәм башкалар төрле елларда  “Идел” лауреатлары булган иде .


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10