ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көнен үткәрделәр

7 ноябрь 2019, 03:34 , Фото: tatar-congress.org

Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көнен үткәрделәр Ахырдан бөтен катнашучылар һәм килгән кунаклар татар халкының йөзек кашы булып саналган «Туган тел»ен башкарды.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә Литва Республикасы Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көне һәм шулай ук "Нур" татар җәмгыятенә 15 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концертта Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева һәм Марина Карпова, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыбуллин, Әлмәт халык бию ансамбле «Мириданс (җитәкчесе Илнур Аглиуллин), Клайпеда шәһәренең «Нур» Татар җәмгыяте базасындагы «Ләйсән» ансамбле, «Нур» Татар җәмгыятенең якшәмбе мәктәбе «Әпипә» балалар бию ансамбле һәм башка «Нур» Татар җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Бәйрәмнең гөрләп узуы — Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, «Европа татарлары альянсы» халыкара рәисе Флюр Шәриповның һәм Клайпеда шәһәренең «Нур» Татар җәмгыяте рәисе Җәмилә Агапованың зур тырышлыклары нәтиҗәсе.

Юбилей уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр» өчен медале белән Рыбакова Сания, Хаҗиева Алифә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән: Астракова Фатыйма, Горохова Зилә, Йосыпов Руслан, Йосыпова Тәскирә, Каупене Фәнүзә, Мөрсәлимова Лилия, Опанасенко Райлә, Сәйфуллина Фәридә, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән: Завальникова Земфира, Мөбаракшин Равил — Клайпеда шәһәренең «Нур» Татар җәмгыяте әгъзалары бүләкләнде.

Ахырдан бөтен катнашучылар һәм килгән кунаклар татар халкының йөзек кашы булып саналган «Туган тел»ен башкарды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10