ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чистайда Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

6 ноябрь 2019, 22:19

Чистайда Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр Программа татар халкының узганын, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллап оештырылган төрле күргәзмәләргә бай булды.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). 31 октябрьдә Чистай шәһәренең “Восток” мәдәният һәм ял үзәгендә Татар мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Чара Татар мәдәнияте айлыгының йомгаклау көне буларак узды. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистай халкын шушы олы бәйрәм белән шәһәр мөхтәсибе, “Нур” мәчетенең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Чистай районы җирле оешмасының җитәкчесе Фәрит Галимов сәламләде.

Программа татар халкының узганын, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллап оештырылган төрле күргәзмәләргә бай булды.

Татар халкының милли костюмнарыннан экспозиция, декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе, татар халкының иҗаты буенча мастер-класслар, курчак театры һ.б.

Бәйрәмне “Халкым иҗаты – күңелем түрендә” исемле концерт дәвам итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10