ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе көнен билгеләү турында искә төшерде

6 ноябрь 2019, 18:03 , Фото: Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе көнен билгеләү турында искә төшерде Республика парламенты рәисе 27 ел элек булган истәлекле мизгелнең видеоролигын социаль челтәргә куйды.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 27 ел элек Татарстан парламентының республика Конституциясен кабул итүе һәм 6 ноябрьдә бәйрәм көне дип игълан итүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бу турыда ул Instagram социаль челтәрендәге битенә видеоролик куйды.

«Хөрмәтле коллегалар, әгәр Татарстан Республикасы Конституциясе көне турында Законны кабул итсәк, бу көнне бәйрәм көне дип игълан итү турында каршы килмәссезме? Әлеге закон өчен тавыш бирүегезне сорыйм», — дип сөйли язмада 1992 елның 6 ноябрендә Фәрит Мөхәммәтшин.

Бәйрәмне игълан итү өчен 204 парламентарий тавыш биргән, икесе тавыш бирми калган.

«Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! - ди Дәүләт Советы Рәисе, тавыш бирү нәтиҗәләре белән танышканнан соң. - Бүгеннән башлап Татарстан Республикасында 6 ноябрьдә, безнең карар нигезендә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Бүген бәйрәм, һәм мин сезне һәм барлык республика халкын бу бәйрәм көне белән котлыйм!»

  • Бүген Татарстанда Республика Конституциясе турында түгәрәк өстәл узды. Документ төбәкнең динамик үсеше өчен нигез булды. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, очрашуда катнашучыларның барлык тәкъдимнәре анализланачак, парламент шулай ук Татарстан Конституциясе нигезләмәләрен һәм идеяләрен аңлату эшен алга таба да дәвам итәчәк.

 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Как быстро летит время и экзаменует нас. Ровно 27 лет назад в непростых политических условиях парламент республики принял Конституцию Татарстана и объявил 6 ноября праздничным днем. Сегодня в Госсовете провели круглый стол «Конституция республики – фундамент успешного развития современного Татарстана». Как подчеркнули участники дискуссии – депутаты парламента, ученые-правоведы, многие из которых работали над проектом нашей Конституции, – ее базовые ценности выдержали испытание временем и стали прочной основой для динамичного развития Татарстана. Мы проанализируем все выступления и предложения, поступившие от участников сегодняшней встречи. Работу по продвижению, разъяснению положений и идей Основного закона республики, ее популяризации будем продолжать с тем, чтобы в обществе уважали, знали и соблюдали Конституцию. С праздником, уважаемые татарстанцы!

Публикация от Фарид Мухаметшин (@farid.muhametshin)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10