ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән

6 ноябрь 2019, 17:27 , Фото: очевидцы

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән Авария кичә республиканың Лениногорск районында кичке сәгать алты тирәсендә булган.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Кичә кичке сәгать алты тирәсендә республиканың Лениногорск районындагы Ормышлы авылы янында «Дэу Нексия» һәм «Лада» бәрелешкән. Ике автомобиль дә бәрелүдән юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрде. Ир-атны хастаханәгә китерделәр», – дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10