ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачак

6 ноябрь 2019, 16:29 , Фото: архив tatarstan.ru, Владимир Васильев

Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачак Нина Шимина узган чакырылышта Яшьләр парламентының Конституция белеме буенча тест уздырганын искәртте.

(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламенты ТАССР тарихы буенча тест уздырачак. Бу хакта бүген "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина әйтте.

"Без яшьләрнең хокукый белеме юнәлешендә хәрәкәт итәргә ниятлибез. Татарстанның закон чыгару өлкәсе нигезләре турында сөйләргә телибез. Быел ТАССРның 100 еллыгы алдыннан Яшьләр парламенты ТАССР тарихын белүгә тест үткәрергә уйладык. Без моның җитди чара булуын аңлыйбыз", - ди Нина Шимина.

Ул узган чакырылышта Яшьләр парламентының Конституция белеме буенча тест уздырганнарын әйтте. Анда 11 мең кеше катнашкан, нәтиҗәләр көткәннән түбәнрәк булган, уртача нәтиҗә 71 процент. Ул мондый тарихи тестлар яшьләрнең белеме җитеп бетмәвен күрсәткәнен әйтте.

Дәүләт Советы Рәис Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе тарихы яшь буынга тапшырылачагына өметен белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10