ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратов өлкәсендәге мәчеттә викторинада балаларның дини белемен тикшергәннәр

6 ноябрь 2019, 16:24

Викторинада төрле яшьтәге 14 малай һәм кыз катнашкан.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Каникул көннәрендә Саратов өлкәсе Дергач районының Совет бистәсе мәчетендә балалар өчен викторина узды. Әлеге чара пәйгамбәребез Мөхәммәд туган Рабигеләүвәл аена багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Совет бистәсе мәктәбе имамы Максут хәзрәт Иркәлиев сүзләренчә, 3 ноябрьдә викторинада төрле яшьтәге 14 малай һәм кыз катнашкан. Алар якшәмбе мәктәбенә дәресләргә йөриләр, шуңа күрә интеллектуаль очрашу яшь мөселманнар өчен алган белемнәрен тикшерүгә әверелде.

Балалар ике командага бүленә. Алар дин нигезләренә, Аллаһының соңгы Рәсүленең биографиясенә һәм ислам тарихына кагылышлы биремнәрне үти. Моннан тыш, яшь мөселманнар рәсем конкурсында катнашкан.

Чара ахырында викторинада катнашучылар Мөхәммәд пәйгамбәр турында лекция тыңлаган.

Викторина нәтиҗәләре буенча күбрәк балл җыйган командага Изге Коръән нөсхәләре бүләк иткәннәр. Бүләкләү тантанасыннан соң бергәләп чәй эчкәннәр, диелә хәбәрдә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10