ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана

6 ноябрь 2019, 15:55 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана
 
Иртәгә көндез һава 14 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 ноябрьдә, Татарстан территориясендә җылы, җилле һәм юеш һава торышы саклана. Төнлә дә, көндез дә яңгырлар көтелә (төнлә – күп түгел). Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көнбатышка таба исә торган көчле җил булачак. Җил «төнлә секундына 15-20 метрга кадәр, көндез 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) булачак», дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Төнлә 4 градус җылы була. Көндез һава температурасы +9.. +14 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында барына караганда да җылырак булачак.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстанда температура рекордлары куелырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10